Республика стажировка мәйданчыгы эше

2019 елның 27 сентябре, җомга

«Мәгариф бүлеге» МКУ өченче ел рәттән ТР Фәннәр Академиясенең квалификация күтәрү Үзәге белән идарә итү һәм белем бирү оешмасында цифрлы белем бирү мохитен формалаштыру процессын оештыру өлкәсендә мәгариф бүлекләре методистларының һөнәри дәрәҗәсен практикалаштыру максатында курслар тыңлаучылары өчен республика стажировка мәйданчыклары оештыру һәм үткәрүдә актив хезмәттәшлек итә. 

Бүген Югары Ослан урта мәктәбендә Татарстан Республикасы мәгариф идарәсе муниципаль органнары методистларын каршы алды. Республика методистлары «мәгълүмати– коммуникацион технологияләрне куллану – цифрлы белем бирү тирәлеген формалаштыруның кирәкле шарты» темасын карадылар һәм фикер алыштылар. Курсларны тыңлаучыларга ачык дәресләр, дәрестән тыш чаралар һәм төрле мәгълүмати ресурслардан файдаланып мастер-класслар тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International