Шушы көннәрдә Башкарма комитет җитәкчесе Виктор Тимиряев рәислегендә узган юл хәрәкәте куркынычсызлыгы комиссиясенең утырышы тугыз ай нәтиҗәләренә багышланган иде.
ЮХИДИ бүлеге начальнигы Альберт Борһанов узган чорда район территориясендә булган юл-транспорт һәлакәтләренең төп сәбәпләре - тизлек режимын үтәмәү, каршы як полосага чыгу, дип хәбәр итте.
- Агымдагы елның сигез аенда гына да районда 24 юл-транспорт һәлакәте булды, аларда сигез кеше һәлак булды һәм 32се зыян күрде, - ди хезмәттәшләре игътибарына Альберт Шамил улы. - Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда юл - транспорт һәлакәтләре саны 14,7% ка кимеде, үлүчеләр саны 2,2 тапкырга, яралылар саны 2,6% ка артты. Алты шофер исерек килеш транспорт белән идарә иткән өчен машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән.
Районның баш автоинспекторы Тимиряев докладын тыңлаганнан соң, балаларны махсус утыргычлардан башка йөртүче шоферларны ачыклау өчен ешрак рейдлар үткәрергә кирәклеген әйтте.
- Алай гына да түгел, әйтәм сезгә, - ди Виктор Сергеевич. - Машина руле артында балалар утыра! Мин үзем моңа шаһит. Бу бит мөмкин хәл түгел. Моңа игътибар итәргә киңәш итәм, - ди ул Борһановка мөрәҗәгать итеп.