Бүген район Советы бинасында Югары Ослан муниципаль районы Советының законлылык, хокук тәртибе һәм регламент буенча Даими комиссиясе утырышы булды.
Көн тәртибенә 4 мәсьәлә кертелгән иде:
1. Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районының 2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәрге план чорына социаль-икътисадый үсеш стратегиясенә үзгәрешләр кертү турында;
2. Югары Ослан муниципаль районы җирле үзидарә органнарында муниципаль хезмәт урынына дәгъвалаучы гражданнар тарафыннан керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында,
3. Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районы җирле үзидарә органнарының, муниципаль учреждениеләрнең ирекле (волонтерлык) эшчәнлеген оештыручылар, Ирекле (Волонтер) оешмалар белән үзара хезмәттәшлеге тәртибенә үзгәрешләр кертү турында;
4. Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районы җирле үзидарә органнарында эшләүче затларга хезмәт командировкаларына бәйле чыгымнарны каплау тәртибе һәм күләме турында
Комиссия әгъзалары докладчыларны хупладылар һәм әлеге карар проектларын район Советы утырышында карауга чыгарырга тәкъдим