Бүген Югары Ослан муниципаль районы Советының актлар залында район башлыгы Марат Зиатдинов оешма һәм предприятие җитәкчеләре белән «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсе үткәрде.
Киңәшмәдә:
- Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш, торак – коммуналь хуҗалык, элемтә һәм энергетика буенча беренче урынбасары Р.Мунасипов,
- «Идел буе урманчылыгы» дәүләти казна оешмасының җитәкче – урманчысы Р. Исмәгыйлев,
- Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Г. Камалетдинова чыгыш ясадылар.
Җаваплы кешеләргә йөкләмәләр бирелде.