Авыл җирлекләре башлыкларының квалификациясен күтәрү

2019 елның 30 сентябре, дүшәмбе

30 сентябрьдә КФУның дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбендә «авыл җирлекләре башлыклары эшчәнлегенең актуаль мәсьәләләре»дип аталган квалификация күтәрү программасының өченче блогы старт алды. 

Программаны ачуда сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Президентының Территорияләр белән эшләү идарәсе башлыгы урынбасары Андрей Нефедов, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы дәүләт хезмәте һәм кадрлар департаментының дәүләт хезмәткәрләренең һөнәри үсеше секторы мөдире Андрей Беденьгов чыгыш ясадылар.

Барлык катнашучыларга яхшы кәеф һәм нәтиҗәле укулар теләделәр!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International