Үз сәламәтлегегезгә битараф булмагыз, диспансеризация узыгыз.
Медицина учреждениеләрендә тикшерү күп кенә авыруларны иртә срокларда ачыклау һәм дәвалау мөмкинлеге бирә. Менә инде берничә ел рәттән ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы, кешеләр сәламәтлеге турында кайгыртып, диспансерлаштыру программасын тормышка ашыра. Бу эш республикада 2013 елда башланды.
Россиядә 21 яшьтән башлап һәр кеше яшәү урыны буенча поликлиникада өч елга бер тапкыр тикшерү узарга хокуклы.
Быел елларда туган кешеләр диспансерлаштырылырга тиеш: 1920, 1923, 1926, 1929, 1932, 1935, 1938, 1941, 1944, 1947, 1950, 1953, 1956, 1959, 1962, 1965, 1968, 1971, 1974, 1977, 1980, 1983, 1986, 1989, 1992, 1995, 1998.
Узган еллар мәгълүматларына караганда, нәкъ менә диспансерлаштыру кайбер югары осланлыларга җитди авыруларны башлангыч стадиядә ачыкларга ярдәм иткән. Өстәвенә, аларның берсе дә моңа кадәр үз сәламәтлегеннән зарланмады.