Казан – Буа – Ульяновск трассасының ике участогында ремонттан соң 287 яңа юл билгесе барлыкка киләчәк.
ТР Югары Ослан, Кама Тамагы һәм Апас районнары аша узучы трасса участоклары капиталь ремонтлана.
Татарстанда Р-241 Казан – Буа – Ульяновск автоюлының 25 км озынлыктагы ике участогында капиталь ремонт тәмамланып килә.
Капиталь ремонт республиканың Югары Ослан, Кама Тамагы һәм Апас районнары аша уза торган 40 нчы чакрымнан 50 нче чакрымга кадәр һәм 50 нче чакрымнан 66 нчы чакрымга кадәрге трасса участокларында алып барыла.
Капиталь ремонтка федераль бюджеттан 1 млрд.сумнан артык акча бүлеп бирелгән. 50 нче км-66 нчы км участогында эшләрне бер елга иртәрәк – 2019 нчы елның декабрендә тәмамлау планлаштырыла.