Бүген Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зиатдинов ЕДДС студиясендә Россия Федерациясе Гражданнар оборонасы, гадәттән тыш хәлләр һәм табигый бәла-казалар нәтиҗәләрен бетерү министры Евгений Зиничев җитәкчелегендә, 2019 елның 1-2 октябрендә штаб тренировкасын әзерләү һәм үткәрү мәсьәләләре буенча, «Россия Федерациясе территориясендә РСЧС органнары һәм көчләре белән идарә итү органнары тарафыннан гражданнар оборонасы чараларын башкаруны оештыру» темасына видеоконференция режимында узган киңәшмәдә катнашты.