Халыкның актив катнашуы һәм бизнесның спонсорлык ярдәме Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы алдыннан игелекле эшләр башкарырга ярдәм итә.
Бүген «Ключищинская керамика» заводы җитәкчеләре районның кече торак пунктларында һәлак булганнар истәлегенә куелган ташларны бушлай бирделәр. Ташевка, Брек һәм Юматово авылларында яшәүчеләрнең инициативасы һәм шәхси өлеше нәтиҗәсендә һәйкәлләр төзелә, анда сугышта катнашкан якташларының фамилияләре мәңгеләштереләчәк.