Югары Ослан районында алимент йөкләмәләре мәсьәләләре 

2019 елның 2 октябре, чәршәмбе

Югары Ослан муниципаль районының «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында ата-аналары алимент түләүдән качучы балигъ булмаган балалар белән гаиләләргә хокукый ярдәм күрсәтү мәсьәләләре буенча гражданнар кабул ителде.
 Кабул итүне Югары Ослан муниципаль районының социаль - мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Гөлия Камалетдинова,  суд приставлары бүлеге начальнигы Святослав Баскаков,  Хезмәт, халыкны социаль яклау бүлеге начальнигы Ирина Алеева алып бардылар. 
Хокукый ярдәм сорап балигъ булмаган балаларны тәрбияләүче бер гаилә мөрәҗәгать итте. Белгечләр тарафыннан мөрәҗәгатьләр нигезендә тәкъдимнәр бирелде һәм балигъ булмаган балаларга алимент түләтү турында гариза бирү тәртибе аңлатылды.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International