Депутатлар фракциясенең чираттагы утырышы

2019 елның 2 октябре, чәршәмбе

Бу атнада Сергей Осянин рәислегендә муниципаль район Советында «Бердәм РОССИЯ» депутатлар фракциясенең чираттагы утырышы булды.
Көн тәртибенә өч актуаль мәсьәлә куелган иде:
1.    Җирле үзидарә органнары эшчәнлеге мәсьәләләре буенча законнарны камилләштерү турында.
2.    2020 елгы муниципаль сайлауларга әзерлек вакытында тискәре факторлар турында.
3.    7 нче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты И.Х. Зиннуровның Югары Ослан муниципаль районы территориясендә чишмәләрне төзекләндерүдә катнашуы турында.
Депутатлар фракциясе утырышында җиденче чакырылыш Федераль Җыен Дәүләт Думасы депутаты Ирек Зиннуров чыгыш ясады.
Фикер алышуларда «Бердәм РОССИЯ» фракциясе, авыл җирлеге депутатлары Виктор Михеев, Вячеслав Раков, Валерий Майоров, финанс-бюджет палатасы рәисе Елена Колесова чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International