«2014-2020 елларга ТР да дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында, 2019 елның 1 октябрендә Кама Тамагы штп.Анда 7 район катнашты: Апас, Кайбыч, Чүпрәле, Тәтеш, Буа, Кама Тамагы һәм безнең Югары Ослан районнары. Безнең районны яр буе Морквашы авыл мәдәният йорты коллективы һәм Патрики авылы мәдәният йорты халык коллективы тәкъдим итте.
Фестиваль Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның бердәмлеген ныгыту һәм рухи баету мәйданчыгы булды һәм үзенең тамашачысын җылы атмосфера һәм матур номерлары белән каршы алды. Чараның барлык иҗат коллективлары да катнашучы дипломнары белән бүләкләнде.
Фестиваль нәтиҗәләре 2019 елның 4 ноябрендә фестивальнең гала-концертында ясалачак.