Бүген Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан җирле үзидарә органнары вәкилләре өчен «Җирле үзидарәнең территориаль оешмасы» темасына видеоконференцэлемтә режимында укыту семинары уздырылды.
Семинар программасы кысаларында муниципаль берәмлекләрнең чикләрен үзгәртү процедурасы, җирле үзидарә һәм территориаль планлаштыру, аерым алганда, картографик материаллар әзерләү һәм муниципаль берәмлекләр чикләренең закон проектына тасвирлау өлеше турында актуаль мәсьәләләр кузгатылды, шулай ук торак пунктларның исемнәрен үзгәртү тәртибе әйтелде.
Чара ахырында йомгаклау сүзе белән юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов чыгыш ясады, әлеге теманың җирле үзидарә өлкәсе өчен мөһим булуын һәм актуальлеген билгеләп үтте.