Бүген, 3 октябрьдә, район башлыгы Марат Зиатдинов Халыкара Укытучылар көненә багышланган тантаналы чарада катнашты.
Чара Казанда "Корстон" КСКК мәйданчыгында узды.
«Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез – Укытучылар көне белән котлыйм! Бүген бу залда үз һөнәренең иң яхшы вәкилләре җыелды. Үзегезнең фидакарь хезмәтегез һәм шәхси үрнәгегез белән сез үз тәрбияләнүчеләрегездә киләчәккә нигез саласыз. Яшь буынның язмышы нәкъ менә укытучыдан тора бит, ул тиздән безнең республика һәм ил өчен җаваплылык алачак», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов сәламләү сүзендә.
«Без сезнең Татарстан мәгарифенең югары сыйфатлы булуын тәэмин итүдәге казанышларыгызны, җәмгыятьнең лаеклы гражданнарын тәрбияләүгә керткән өлешегезне, шулай ук республиканың социаль-икътисади үсешендә зур роль уйнавыгызны югары бәялибез. Ышанам ки, Сез киләчәктә дә үз һөнәрегезнең данлы традицияләрен саклап калырсыз», - дип өстәде ТР Президенты.