Югары Ослан муниципаль районы башкарма комитеты мәгълүматлаштыру һәм мәгълүмати куркынычсызлык бүлеге башлыгы вазифасына конкурс игълан итә.
Квалификациягә карата таләпләр: эшчәнлек юнәлешенә туры килә торган югары һөнәри белем, муниципаль хезмәтнең әйдәүче яисә өлкән вазыйфаларында бер елдан ким булмаган муниципаль хезмәт стажы яисә белгечлек буенча ике елдан да ким булмаган хезмәт стажы. Документлар Югары Ослан авылы, Чехов урамы, 18 нче йорт, Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитетының оештыру бүлеге хәбәр басылганнан соң 20 көн эчендә кабул ителә.
Мәгълүмат 2-23-15, 2-26-13 телефоны буенча.