Районгнның социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча өч яклы комиссиясе утырышы

2019 елның 7 октябре, дүшәмбе

"Лаеклы хезмәт өчен!"ел саен 7 нче октябрь көнне үткәрелә торган Югары Ослан муниципаль районының социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен көйләү буенча өч яклы комиссиясе утырышы булып узды.

Социаль партнерлык яклары комиссия эшчәнлегенең барлык юнәлешләре буенча нәтиҗәлелеген анализладылар, 2017-2019 елларга социаль партнерлык кысаларында районның Башкарма комитеты, профсоюз оешмаларының координация советы һәм Югары Ослан муниципаль районының эш бирүчеләре арасында хезмәттәшлек турында килешү ничек тормышка ашырылуы турында фикер алыштылар. Билгеләп үтелгәнчә, агымдагы елның узган чорында якларның социаль-икътисади мәнфәгатьләрен үтәү буенча йөкләмәләре үтәлә.        

Моннан тыш, сөйләшүләрне алып бару, проектны әзерләү һәм әлеге Килешүне яңа өчьеллык чорга төзү буенча координацион эшче төркем составы билгеләнде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International