Авыл хуҗалыгы хезмәткәре көне 

2019 елның 9 октябре, чәршәмбе

Кичә, 8 октябрьдә, район башлыгы Марат Зиатдинов ТР Президенты Р. Н.Миңнеханов катнашында авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чарада катнашты.
 Чара Казанда «Корстон» КСКК мәйданчыгында узды, анда республиканың авыл хуҗалыгы тармагының иң яхшы белгечләре – игенчеләр, терлекчеләр, механизаторлар, фермерлар, алдынгы районнар җитәкчеләре, тармак ветераннары җыелды. Чара барышында авыл хезмәтчәннәре Татарстан Президенты белән бер өстәл артында утырдылар: Мамадыш районыннан машина белән сыер саву буенча 7 тапкыр Татарстан абсолют чемпионы Сания Насыйбуллина һәм Зәй районыннан механизатор, тармак ветераны Фәрит Миңнебаев.
 Җыелганнарны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, авыл хуҗалыгы җыелма продукциясе күләме буенча Татарстан ил субъектлары арасында лидерлар рәтендә һәм Идел буе федераль округында беренче урында тора. Быелгы катлаулы һава шартларына карамастан, унышлы эш башкардылар, - диде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International