РФ Салым кодексының беренче һәм икенче өлешләренә үзгәрешләр кертү турында

2019 елның 11 октябре, җомга

29.09.2009 «Россия Федерациясе Салым кодексының беренче һәм икенче өлешләренә үзгәрешләр кертү турында» 325-ФЗ номерлы Федераль Закон (алга таба - Закон) кабул ителде.

Закон нигезендә физик затларга транспорт салымы, җир салымы, физик затлар милкенә салым һәм салым ташламаларына бәйле башка документлар буенча салым органнарына күп функцияле үзәкләр (КФҮ) аша гаризалар бирү мөмкинлеге бирелде.

Шулай ук, җир салымы өлешендә, Россия Федерациясе Салым Кодексының 396 статьясы түбәндәге эчтәлекле пунктлар белән тулыландырылды.

Моннан тыш, закон нигезендә җирле үзидарә органнарының җир салымын һәм җир салымы буенча аванс түләү срокларын билгеләү вәкаләтләрен юкка чыгару өлешендә үзгәрешләр кертелде. Федераль дәрәҗәдә салым чоры нәтиҗәләре буенча салым түләүче оешмалар өчен узган салым чорыннан соң килүче елның 1 мартыннан да соңга калмыйча җир салымын түләү буенча бердәм срок билгеләнде. Салым буенча аванс түләүләре узган хисап чорыннан соң килгән айның соңгы числос

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International