Авыл хуҗалыгы яңалыклары

2019 елның 11 октябре, җомга

Агымдагы елның 9 аенда районның агросәнәгать комплексы эшенә якынча йомгак ясап, шуны билгеләп үтәргә кирәк, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү күләме 660 млн. сум тәшкил итте.

Механизаторларның фидакарь хезмәте белән район басуларында яхшы гына уңыш үстерелде. Басулардан 353000 ц. ашлык кайтарылды, вакытында, сыйфатлы итеп җыеп алынды.
 
Терлекләрне уңышлы кышлату өчен 5000 тонна печән, 24000 тонна сенаж һәм 14000 тонна силос әзерләнгән. Кукуруздан силос салу бу көннәрдә дәвам итә.

Терлекчеләребез дә безне куандыра. Аларның хезмәт нәтиҗәсе-132270 центнер сөт һәм 9470 центнер ит җитештерелгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International