Югары Ослан гимназиясендә директор урынбасарлары белән чираттагы киңәшмә узды. Киңәшмәдә педагогик хезмәткәрләрне аттестацияләү һәм 2019 елда квалификация күтәрү курсларын узу мәсьәләләре каралды, фән олимпиадаларының мәктәп этабына башлангыч нәтиҗәләр ясалды, гомуми белем бирү учреждениеләре сайтларында үз вакытында мәгълүмат урнаштыру турында киңәшләр бирелде.
2020 нче елның 1 нче гыйнварыннан барлык гомуми белем бирү учреждениеләре укытучыларның үсешенең милли системасын гамәлгә ашыру шартларында һөнәри стандартларны тормышка ашыруга күчә. Районда әлеге стандартларны кертүгә әзерлек 2018 елдан башланды. Бүген район мәгариф системасына әзерлек чараларын тәмамлау һәм профстандартларның салмак кына керүе буенча директор урынбасарлары алдында аерым игътибар бирелде.