Хөрмәтле агросәнәгать комплексы хезмәтчәннәре, авыл хуҗалыгы тармагы ветераннары!
Сезне һөнәри бәйрәмегез – авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре көне белән ихлас котлыйбыз.
Авыл хуҗалыгы тармагы Югары Ослан муниципаль районы икътисадында һәрчак үзенә бер урын биләде. Ләкин нинди генә яңа технологияләр уйлап табылмасын, без һәрчак сезнең тәҗрибәгезгә һәм хезмәтегезгә таянабыз. Җиргә карата хуҗаларча мөнәсәбәтегез, җаваплы булуыгыз белән сез агросәнәгать комплексы үсеше өчен уңай шартлар тудырасыз.
Зур тырышлык һәм көч таләп итүче хезмәтегезгә чын ихластан бирелгән булуыгыз, сабырлыгыгыз, эш сөючәнлегегез күңелләрдә ихтирам хисе уята. Киләчәктә дә куелган максатларга ирешерсез һәм районның икътисади үсешендә тотрыклылыкны тәэмин итәрсез дип ышанып калабыз.
Бөтен гомерегезне туган җиргә багышлавыгыз, иңнәрегезгә алган авыр һәм җаваплы һөнәрегезне намус белән башкаруыгыз өчен зур рәхмәт сезгә! Үзегезгә һәм гаиләләрегезгә ныклы сәламәтлек, бәхет һәм иминлек, йортларыгызга бәрәкәт телим. Тормышыгыз шатлык-сөенечләр белән тулып торсын, табыннарыгыз һәрчак мул булсын.
Югары Ослан муниципаль районының авыл хужалыгы идарәсе башлыгы Гөбәйдуллин Р.Г.