Авыл хуҗалыгы ярминкәсе

2019 елның 13 октябре, якшәмбе

Казан шәһәренең Яңа Савин районы территориясендә безнең районның авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре катнашында чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды.

Ярминкәләрдә даими катнашучылар: "Югары Ослан" Агрофирмасы, яшелчә һәм җиләк - җимеш белән "Заря" агрофирмасы, "Югары Ослан" ҖЧҖ, "Югары Ослан" ҖЧҖ - сөт белән, фермер Роберт Сибгатов яңа сыер ите белән, "Ослон" кооперативы пешкән икмәк-күмәч эшләнмәләре белән сәүдә өстәлләрен иртәдән башлап җибәрделәр.

Шәһәр халкы шәхси хуҗалыкларда үстерелгән продукциягә: кош-корт, йомырка, куян ите, бәрәңге һәм яшелчәләргә сорау зур.

Барлык ярминкәләрдә авыл җирлекләре башлыклары да үзләреннән арткан продукцияне сату өчен алып килүче шәхси хуҗалыклар белән бик теләп катнашалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International