2019 елның 12 октябрендә «Казан» Агросәнәгать паркы территориясендә республиканың барлык муниципаль берәмлекләре катнашында традицион авыл хуҗалыгы продукциясе һәм 2019 елгы халык-сәнгать һөнәрчелеге эшләнмәләре республика ярминкәсе узды.
Ярминкәдә Югары Ослан муниципаль районының белем бирү учреждениеләре дә катнашты. Район мәгариф бүлеге начальнигы Вилен Касимовка диплом һәм Рәхмәт хаты тапшырылды.