Чуашстанда соло концерты

2019 елның 14 октябре, дүшәмбе

Узган җомгада Чуашстанда Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Виктор Киреевның Канаш балалар сәнгать мәктәбендә концерты булды.

Бу-уку елы башыннан бирле өченче соло концерты. Исегезгә төшерәбез, Виктор Александрович Макыл урта мәктәбендә һәм Карахуҗа урта мәктәбендә чыгыш ясады.

Концертлар ТАССРның 100 еллыгына һәм балалар сәнгать мәктәбенең 50 еллыгына багышлана һәм Татарстан Республикасында һәм аннан читтә Баян сәнгатен пропагандалауга юнәлдерелгән.

Канаш балалар музыка мәктәбе директоры Андреева Лиана Анатольевна Виктор Киреевка Рәхмәт хаты тапшырды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International