Яңа уку елында Татарстан укучылары эчтәлеге һәм тиражы буенча уникаль булган финанс грамоталылыгы буенча уку әсбаплары комплекты ярдәмендә финанслар турындагы фәнгә төшенү мөмкинлегенә ия булачак. Татарстанга 4-11 сыйныф укучылары һәм аларның әти-әниләре өчен 550 мең укыту-методик комплект кергән.
Барлык уку әсбаплары белем бирү оешмаларына бушлай бирелә.
Финанс грамоталылыгы буенча УМК 4 комплекттан тора, аларның һәркайсы башлангыч белем бирү, урта һәм югары сыйныф укучылары өчен 5 Китап, укучылар өчен эш дәфтәрләре, укытучылар, шулай ук ата-аналар өчен методик материаллар үз эченә ала.
Бу уку әсбаплары Югары Ослан муниципаль районының мәгариф бүлегенә дә кирәк күләмдә бирелде. Шунысы куанычлы, безнең Югары Ослан укучылары да Россия Финанс министрлыгының Уку әсбаплары буенча финанс грамоталылыгына өйрәнә башлаячак
Давлетшина Г.И., методист по национальному образованию и межрегиональному сотрудничеству