15 октябрь көнне үзәк район китапханәсе үз укучылары өчен «Мәгълүмати Чат» дип исемләнгән күргәзмә – күзәтү әзерләде.
Җәмгыять тормышында вакытлы матбугатның роле зур. Газета-журналлар укучыларга тирә-юньдәге хәлләр турында оператив мәгълүмат җиткерәләр, иң кызыклы вакыйгаларны, фактларны, мәгълүматларны яктырталар, үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап бирәләр.
Журналларда һәм газеталарда теләсә кайсы тема буенча оператив мәгълүмат тупланган, республика һәм аннан читтәге соңгы яңалыклар яктыртыла.
Нәкъ менә шуңа күрә, вакытлы матбугат иң төп һәм арзан мәгълүмат чыганакларының берсе булып тора.