Кичә, 2019 елның 16 октябрендә, Бөек Ватан сугышының тыл хезмәтчәне Шахова Анна Алексеевнаны ТР Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зиатдинов, Югары Ослан авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Дмитрий Котков, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Югары Ослан районындагы социаль яклау бүлеге консультанты Альбина Сельская 95 яшьлек юбилее белән котладылар.
Анна Алексеевна тумышы белән Яңа Чишмә районыннан Петропавел Бистәсе авылыннан. Сугыш елларында, яшь кыз буларак, тылда санитарка булып эшли. «Бөек Ватан сугышында Җиңү өчен», «Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел», «Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медальләре белән бүләкләнгән.
Бүгенге көндә кызы белән яши. 2 баласы, 2 оныгы һәм 4 оныкчыгы бар.
Анна Алексеевнага истәлекле бүләкләр, Россия Президенты Владимир Путин исеменнән открытка тапшырылды. Юбиляр адресына бик күп җылы сүзләр, сәламәтлек, озын гомер һәм тыныч күк йөзе теләделәр.