Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетын үтәү йомгаклары

2019 елның 17 октябре, пәнҗешәмбе

2019 елның 17 октябрендә видеоконференция режимында Татарстан Республикасы финанс, казначылык һәм салым органнарының республика киңәшмәсе узды, анда 2019 елның 9 аенда Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетын үтәү йомгаклары һәм 2019 ел азагына кадәр Татарстан Республикасы финанс органнарының бурычлары турында фикер алыштылар.

Киңәшмә эшендә Югары Ослан муниципаль районы Башлыгы Марат Зиатдинов, Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитеты Җитәкчесе Виктор Тимиряев, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Наталья Манапова, Финанс-бюджет палатасы рәисе Елена Колесова, Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палатасы, ТР ФМ ТОДК, Росреестрның ТР буенча идарәсенең Югары Ослан бүлеге, ТР буенча УФК, РҮХ №15 бүлеге, район мәгариф һәм мәдәният бүлекләре җитәкчеләре катнашты.

Татарстан Республикасы финанс, казначылык һәм салым органнары киңәшмәсен Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
       
Республика салым органнарының 2019 елның 9 аенда эш йомгаклары һәм 2019 ел азагына кадәр бурычлары турында Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин сөйләде.
      
2019 елның 9 аенда Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетын үтәү йомгаклары һәм 2019 ел азагына кадәр Татарстан Республикасы Финанс Министры Радик Гайзатуллин чыгыш ясады.
      
Агымдагы елның 9 аенда Федераль казначылыкның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең эш йомгаклары һәм 2019 ел азагына кадәр бурычлары белән федераль хезмәт җитәкчесе Рөстәм Нуриәхмәтов чыгыш ясады.
      
Алабуга муниципаль районы муниципаль учреждениеләрендә үзәкләштерелгән бухгалтерлык исәбен алу системасын куллану нәтиҗәләре турында Алабуга муниципаль районының Финанс-бюджет палатасы рәисе Эльмира Садыйкова чыгыш ясады.
Соңыннан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов киңәшмәдә катнашучыларны икътисадый һәм бюджет параметрларын төгәл күзәтеп торырга өндәде. Шулай ук НДФЛ килүен, милек салымнарын җыюны контрольдә тотарга һәм керемнәрне легальләштерү комиссиясе кысаларында эшне дәвам итәргә кушты.
      
Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, муниципалитетларның төп бурычы – җирле бюджетларны сыйфатлы формалаштыру. Ул район җитәкчелегенә килешенгән бюджет параметрларын сакларга һәм балансланган бюджетларны дефицитсыз кабул итүне тәэмин итәргә кирәклегенә игътибар итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International