Булачак әниләр өчен «Аистенок» клубы дәресләре

2019 елның 18 октябре, җомга

Югары Ослан муниципаль районында «Демография» милли проектының «Бала туганда гаиләләргә финанс ярдәме» проектын тормышка ашыру максатларында үзәк район хастаханәсе җирлегендә булачак әниләр өчен «Аистенок»клубы дәресе узды. Чараны «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгече Анна Мөхәммәтҗанова үткәрде.
    
Дәрескә халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең әйдәп баручы инспекторы Наталья Каина чакырылган иде.
    
«Бала карау буенча отпускта булган хатын-кызлар еш кына тормыштан артта калабыз дип, кирәкле күнекмәләрне һәм белемнәрен югалтачак  дип борчыла. Халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте өч яшькә җиткәнче бала карау буенча отпускта булган, хезмәт эшчәнлегенә кайтуны планлаштыручы хатын-кызларга шәхси укыту һәм өстәмә һөнәри белем бирүне оештыру программасын эшләде. Әниләр яңа һөнәр яки өстәмә һөнәри белем алырга мөмкин, бала карау буенча ялда булганда ук», - диде Наталья Каина.
     
Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгече программада нинди шартларда катнашырга мөмкин булуын, нинди хезмәтләрне күздә тотуын, ничек һәм кайда укырга һәм нинди һөнәр (белгечлек) алырга мөмкин булуын аңлатты.
     
Чара ахырында клубта катнашучыларга мәгълүмати буклетлар таратылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International