Яшь гаиләләргә ярдәм итү

2019 елның 18 октябре, җомга

2019 елның 2 августында «Балалары булган гаиләләргә айлык түләүләр турында «Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында» №305-ФЗ  Федераль закон кабул ителде.
 
РФ Президенты Владимир Путинның балага өч яшь тулганчы-2020 елның гыйнварыннан айлык түләүне озайту турындагы карары уңай момент булып тора. Икенче момент-гаиләнең бер кешегә кереме ике яшәү минимумына кадәр арта. Шулай итеп, 2020 елның 1 гыйнварыннан керемнәре 60510 сумнан ким булган һәм беренче бала туган гаиләләр әлеге түләүгә дәгъва итә ала. Әлеге түләүләрне алар бала өч яшькә җиткәнче алачак. 2020 елның 1 гыйнварыннан түләү күләме 9373 сум тәшкил итәчәк.
Шулай итеп, 2020 елда җан башына уртача кереме 20170 сумнан артмаган гаиләләргә түләү биреләчәк.
    
Хәзерге вакытта мондый түләүләрне эшкә яраклы халыкның бер ярым тапкыр яшәү минимумыннан артмаган гаиләләр ала. Өстәвенә, бала 1,5 яшькә җиткәнче.
 
2018 елның 1 гыйнварыннан соң бала тапкан (уллыкка алган) хатын-кызлар айлык түләүгә хокуклы. Мәҗбүри шартлар: ана һәм баланың Россия Федерациясе гражданлыгы булу һәм Россия Федерациясе территориясендә даими яшәү. Шул ук вакытта гаиләнең җан башына уртача кереме 2018 елның икенче кварталында Татарстан Республикасында билгеләнгән эшкә яраклы халык яшәү минимумының 1,5 тапкыр күләменнән артмаска тиеш (9356 сум х 1,5=14034 сум). Әйтик, өч кешедән торган гаилә түләү хокукын аның җыелма кереме аена 42102 сумнан артмаган очракта ала.
     
Агымдагы елда Татарстан әниләре өчен пособие күләме 8896 сум тәшкил итә. Республикада 2018 елның 2 кварталы өчен билгеләнгән балалар өчен яшәү минимумының күләме шундый.
Айлык түләүне рәсмиләштерү өчен, әниләргә яшәү урыны буенча социаль яклау органнарына (Республика матди ярдәм үзәгенең №16 бүлеге) түбәндәге документларны тапшырырга кирәк:
- бала туу турында таныклык (уллыкка алу);
- гариза биргән айдан алдагы 12 календарь ай эчендә гаилә әгъзаларының керемнәре турында белешмәләр булган документлар;
- банкта ачылган счет реквизитлары.

Компенсация сорап мөрәҗәгать иткәндә хатын-кызга паспорт күрсәтергә кирәк.
Законда баланың туган көненнән алты ай эчендә айлык түләүне билгеләү өчен мөрәҗәгать итү мөмкинлеге каралган, шул ук вакытта ай саен түләү бала туган көннән башкарыла. Калган очракларда- аны билгеләү өчен мөрәҗәгать иткән көннән соң.  Түләү 1 елга билгеләнә. Аны озайту өчен яшәү урыны буенча социаль яклау органнарына (РМЯҮ №16  бүлеге) яңадан мөрәҗәгать итәргә кирәк булачак.

Барлык сораулар буенча 2-13-01 кайнар линия телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International