Тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү буенча комиссия утырышы

2019 елның 18 октябре, җомга

Бүген район Башкарма комитеты җитәкчесе Виктор Тимиряев рәислегендә тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү буенча комиссиянең чираттагы утырышы булды. Аның барышында районның предприятиеләре, оешмалары һәм шәхси эшмәкәрләре тарафыннан салым һәм иминият взнослары буенча бурычларны түләү, шулай ук закон нигезендә билгеләнгән минималь хезмәт хакыннан кимрәк хезмәт хакын түләүгә кагылышлы мәсьәләләр каралды.

Комиссия эшендә шулай ук район прокуратурасы һәм Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча №3 районара инспекциясе вәкилләре катнашты.

Утырыш нәтиҗәләре буенча комиссия әгъзалары тарафыннан һәр тикшерелгән оешма буенча карарлар кабул ителде һәм тәкъдимнәр бирелде, шулай ук булган бурычларны түләү сроклары билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International