«СИН + МИН + ЗАКОН»

2019 елның 18 октябре, җомга

Яшьләр арасында хокукый культура тәрбияләү һәм хокук бозуларны профилактикалау максатыннан, 2019 елның 17 октябрендә район үзәк китапханәсендә «Син + Мин + ЗАКОН»дип исемләнгән чара узды. Бу чарага Югары Ослан гимназиясенең 10 – 11  сыйныф укучылары, Югары Ослан районы прокуроры, юстиция өлкән киңәшчесе Василий Егоров һәм Югары Ослан районы прокуроры ярдәмчесе, 1 класслы  юрист Алсу Данилова чакырылган иде.

Василий Иванович гимназия укучыларына кеше хокукларын яклауда прокуратура органнары эшчәнлеге, бигрәк тә балигъ булмаганнар эшчәнлеге турында сөйләде, җәмгыятьтә тотрыклылыкны саклау, халыкның хокукый культурасын арттыру буенча алып барылган эш турында сөйләде. Шулай ук наркотиклар әйләнешен һәм тыелган тәмәке тарту катнашмалары әйләнешен кисәтү мәсьәләләре дә каралды.

Алсу Рифкатовна яшүсмерләргә җинаять җаваплылыгына тартылган гамәлләр һәм административ хокук бозулар кылган өчен балигъ булмаганнарның җинаять һәм административ җаваплылыгы турында мәгълүмат җиткерде. Әңгәмә барышында яшүсмерләргә җәмәгать тәртибен сакларга, башка затларның хокукларын хөрмәт итәргә, сыра һәм башка спиртлы эчемлекләр эчүгә юл куймаска, җәмәгать урыннарында да, көнкүрештә дә җинаять кылмаска кирәклеге аңлатылды.
Үзәк китапханә хезмәткәрләре яшүсмерләр игътибарына «Хокук лабиринтлары буенча» дигән тематик китап күргәзмәсе тәкъдим иттеләр, аның буенча күзәтү үткәрелде.

Район прокурорына мәктәптә сугышуларның нәтиҗәләре һәм җаваплылыгы, мыскыл иткән өчен җаваплылык, гимназиянең эчке уставы нормаларын үтәмәү һәм башкалар турында сораулар бирелде.  Шулай ук Василий Егоров район китапханәләренең китап фондына һәм гимназия китапханәсенә үзенең Югары Ослан районы Прокуратурасының төп үсеш чорлары яктыртыла торган «Конституцион хокукларны һәм ирекләрне саклауда» китабын бүләк итте. Ахырда Василий Иванович үсеп килүче буынга закон һәм әхлак нормаларына, укуларын дәвам итү һәм сәламәт яшәү рәвешен алып баруга таянып эш итүләрен теләде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International