Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 3нче районара инспекциясе салым түләүчеләр-физик затлар өчен Ачык ишекләр көне үткәрә

2019 елның 19 октябре, шимбә

Чара кысаларында барлык теләүчеләр дә милек салымнары, физик затлар керемнәренә салым буенча салым хәбәрнамәләрен үтәү тәртибе һәм территориаль салым органнарында хезмәт күрсәтү сыйфатын бәяләү системасы турында күбрәк белә алачаклар.

Салым хезмәте белгечләре салымнарны кем түләргә тиеш, конкрет муниципаль берәмлектә нинди срокларда, нинди ставкалар һәм ташламалар кулланыла, территориаль салым органнарында хезмәт күрсәтү сыйфатын бәяләү мөмкинлекләре турында сөйләячәкләр, шулай ук салым салу темасы буенча гражданнарның башка сорауларына җавап бирәчәкләр.
 
Барлык теләүчеләр Федераль салым хезмәтенең интернет-сервисында «Физик затлар өчен салым түләүчеләрнең шәхси кабинеты» теркәлү процедурасын үтә алачак. Үзең белән шәхесне раслаучы документ булырга тиеш.

Салым түләүчеләр өчен салым хезмәте хезмәткәрләре салым белдерүләрен үтәү, Россия Федераль салым хезмәтенең онлайн-сервислары һәм территориаль салым органнарында хезмәт күрсәтү сыйфатын бәяләү системасы мәсьәләләре буенча семинарлар үткәрәчәк.

Сезне түбәндәге адрес буенча көтәбез : Югары Ослан авылы, Медгородок ур., 21А
2019 елның 25 октябрендә 8.00 дән 17.00 гә кадәр

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International