«Туган як - илһам чыганагы»

2019 елның 19 октябре, шимбә

Югары Осланның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Туган ягым-илһам чыганагы» дип исемләнгән әдәби-шигъри кичә узды. Аны Район үзәк китапханәсе хезмәткәрләре һәм ДИПИ хезмәткәрләре әзерләде һәм үткәрделәр. Кичә Югары Ослан авылының оешуына 450 ел һәм ТАССР төзелүгә 100 ел тулуга багышланган чаралар кысаларында үткәрелде.

Якташ шагыйрьләребез иҗатына, безнең Ослан җиренең иҗат кешеләренә багышланган әдәби-шигъри кичәгә бу кичтә матур итеп бизәлгән фойега шигърият сөючеләр җыелды.

Кичә башында М.Жукова безнең район тарихы, Югары Ослан авылының барлыкка килү тарихы турында сөйләде.
Аннан соң китапханәче Л.Таҗиева районыбызның якташ шагыйрьләре - В.Т.Корчагин, Ф.И.Алкин, Р. С. Троицкая, С. Н. Кудряшов, Е. П. Ярцева, Н. М. Артемьева, С. Ф. Майоров, Н. Мякишев тормышы һәм иҗаты белән таныштырды. Болар безнең районны, безнең Югары Ослан төбәген данлаган шагыйрьләр.
    
Өлкәннәр аларның тормыш, игелек, мәхәббәт, туган җир, районыбызда яшәүче һәм хезмәт итүче кешеләр турындагы шигырьләрен яратып тыңладылар.
    
Аннан соң теләүчеләр үзләренең яраткан шигырьләрен укыдылар.
    
Күптән түгел интернатта урнашкан, әмма инде үзен хезмәт сөючән, инициативалы һәм талантлы кеше буларак күрсәткән Долгачев Алексей Викторовичны тыңлау күңелле булды. Виктор Алексеевич үзе язган шигырьләрне зур хис белән укый.
    
Кичә бик җылы һәм дустанә шартларда узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International