Юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне белән!

2019 елның 20 октябре, якшәмбе

Хөрмәтле юл хуҗалыгы хезмәткәрләре һәм ветераннары!

Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм!

Юлчыларның эше-транспорт юлларына хезмәт күрсәтү, ремонт эшләрен вакытында башкару, юллар салу һәм сыйфатлы һәм тиешле халәт белән тәэмин итү. Сезнең һәрберегез Югары Ослан районы юллары  елдан-ел яхшырсын өчен үз өлешен кертә.

Кышын да, җәен дә, теләсә нинди һава торышы шартларында да сезнең һәрвакыт бер бурыч – юлларны тәртиптә тоту.

Машина йөртүчеләрнең, пассажирларның һәм җәяүлеләрнең йөрү уңайлылыгы һәм иминлеге шуңа бәйле!

Бу матур көндә сезгә һәм туганнарыгызга нык сәламәтлек, иминлек, оптимизм һәм барлык эшләрегездә уңышлар телим!


Хөрмәт белән, Югары Ослан муниципаль районы Башлыгы М. Г. Зиатдинов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International