Агымдагы елның октябрь аенда Югары Ослан муниципаль районының Контроль-хисап палатасы рәисе Лилия Хөрмәтуллина, тышкы муниципаль финанс тикшерүе органы буларак, КСП вәкаләтләрен тормышка ашыру кысаларында, Килди авыл җирлеге Башкарма комитетында бюджет чараларын нәтиҗәле һәм максатчан куллану мәсьәләләре буенча планлы тикшерү үткәрде.
Контроль чара барышында оештыру һәм бухгалтерлык документлары, салым хисаплылыгы өйрәнелде, Башкарма комитетка беркетелгән мөлкәтне инвентаризацияләү үткәрелде. Бюджет акчаларын, муниципаль мөлкәтне нәтиҗәсез файдалану һәм бухгалтерлык исәбен бозу очраклары ачыкланды.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча акт төзелде һәм билгеләнгән срокларда ачыкланган бозуларны бетерү турында күрсәтмә бирелде.