Инглиз теле буенча уку-тренировка җыеннары

2019 елның 21 октябре, дүшәмбе

Сәләтле укучыларны Инглиз теле буенча республика олимпиадасына нәтиҗәле әзерләү максатыннан, 2019 елның 14-18 октябрендә Югары Ослан урта мәктәбенең 10   сыйныф укучысы Сәйфетдинова Алсу катнашты.

Барлык көннәр дә кызыклы шөгыльләргә бай булды, инглиз теле белемнәрен киңәйтүгә һәм, әлбәттә, яңа дуслар белән танышуга ярдәм итте.

Әйтергә кирәк, алдагы еллар дәвамында мондый интенсив әзерлек курсын узган укучылар олимпиада сынаулары кысаларында яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр. Алган белемнәр яхшы нәтиҗәләр алырга ярдәм итәр дип ышанабыз.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International