Биюләр-ул хәрәкәт, ул тормыш. Бию-ул яшьлек. Бию-вальс Һәм танго, мәсәлән, вестибуляр аппаратны ныгыта. Ә кич буе шейк, твист, чарльстон биюдә сез гиподинамиядән котыласыз. Димәк, биюләр сәламәтлек бирә. Әйдәгез, бергә рәхәтләнеп биибез!
18 октябрь көнне Макыл авылы мәдәният йортында «Стартин шоу-Альтернатива начар гадәтләргә» дигән бию - күңел ачу программасы булып узды. Ул Макыл урта мәктәбенең яшүсмерләре һәм эшче яшьләрнең музыкаль яңалыклар трендында булып, биюдә үзләрен күрсәтә алуларын күрсәтте.
Программада төрле бәйгеләр әзерләнгән иде, җитезлеккә, музыкаль конкурслар һәм башкалар, шулай ук күңелле уеннар һәм кызыклы биремнәр. Иң яхшы биючеләр бию баттлында ярыша һәм лаеклы бүләкләр ала алдылар.
Чара барышында китапханә хезмәткәрләре «Кубышка-травница» дип исемләнгән оберег курчагы ясау буенча мастер-класс үткәрделәр, аннан соң һәр катнашучыга аларны бүләк иттеләр.
«Кубышка-травница» -ул борынгы символ, нык сәламәтлек тели.