2019 елның 1 ноябреннән, «Безналичный Татарстан» проектын гамәлгә ашыру буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2019 елның 4 маендагы күрсәтмәсенең 1.8 пунктын үтәү йөзеннән, шулай ук электрон түләү ысулларына планлы күчү максаты белән, «Татэнергосбыт» Югары Ослан клиентларга хезмәт күрсәтү офисы ТКХ өчен түләүләрне кабул итү кассасын ябуны планлаштыра.
Шуңа бәйле рәвештә, акчаны кабул итү ОКО бинасында урнаштырылган «Акибанк» ҖАҖ түләү терминалын кулланып башкарылачак. Электр энергиясе өчен комиссиясез Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәтләре Порталы аша, шулай ук клиентның шәхси кабинетында «Татэнергосбыт»АҖ сайтында түләргә киңәш ителә.