InnoBeat урында тормый

2019 елның 24 октябре, пәнҗешәмбе

Өстәмә белем бирү үзәгенең түгәрәк берләшмәләре географиясе киң. Ул Югары Ослан һәм якындагы бистәләр белән генә чикләнми. Мәсәлән, икенче ел инде «Хореография» түгәрәк берләшмәсенең өстәмә белем бирү педагогы Трофимова Любовь балаларны Иннополиста бию һәм хореографиягә өйрәтә. Балалар шәһәрдә генә түгел, ә аннан читтә концертлар белән дә шөгыльләнәләр.

Октябрь аенда «InnoBeat» бию ансамбле «Иннополис лицее»социаль комитеты оештырган хәйрия концертында катнашты. Бу чара "Өлкән буын  көне”нә багышланган иде, балалар Югары Ослан өлкәннәр өчен интернат-йортта яшәүчеләрне шатландырдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International