Югары Осланда яңа судья билгеләнде

2019 елның 24 октябре, пәнҗешәмбе

24 октябрьдә Югары Ослан район судында яңа билгеләнгән судья тарафыннан ант итү тантанасы булды.

Дамир Вәлиев бу вазыйфага Россия Федерациясе Президентының 2019 елның 14 октябрендәге Указы белән билгеләнде.

Район Башлыгы Марат Зиатдинов, прокурор Василий Егоров, районның көч структуралары җитәкчеләре, федераль һәм җәмәгать судьялары, шулай ук суд аппараты хезмәткәрләре катнашкан тантаналы чараны район суды рәисе Вәкил Мөхәммәтгалиев ачып җибәрде.

Ант кабул итү процедурасыннан соң, Вәкил Нуретдин улы яңа судьяга суд хакимияте символы – мантияне тапшырды һәм аны үз вазыйфасына керешүе белән котлады. Марат Зиатдинов яңа судьяны котлап, Югары Ослан районы тарихына исемен ныклы итеп язуын теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International