24 октябрь көнне МБГББУ «Балалар иҗат үзәгендә» «Чыганакларга сәяхәт» Х Республика конкурсының муниципаль этабы узды.
Конкурсның максаты - балаларны һәм яшьләрне мәдәни мирас өлкәсендә инновацион туристлык проектларын эшләүгә һәм гамәлгә ашыруга җәлеп итү, туган якның мөһим туристлык ресурслары турында яшьләрнең хәбәрдарлыгын арттыру аша патриотизм хисе тәрбияләү.
Безнең укучылар бу конкурста ел саен катнашып, республикада призлы урыннар яулыйлар. Аларга уңышлар телик!