«Кече һәм урта эшкуарлык» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында Казанда «Минем бизнес» форумы узды, анда кече һәм урта предприятиеләргә дәүләт ярдәме чаралары, үз эшеңне булдыру һәм үстерү мөмкинлекләре, остазлык институтын формалаштыру, эш башлаучы эшмәкәрләргә ярдәм итү турында фикер алыштылар.
Форум «Татнефть Арена» Боз сараенда узды. Форумда катнашучыларга сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов чыгыш ясады.
Форум эшендә Югары Ослан районыннан хөрмәтле кунак буларак район Башлыгы урынбасары Сергей Осянин катнашты.