Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе хәбәр итә

2019 елның 25 октябре, җомга

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек Министрлыгы «2017-2020 елларга Татарстан Республикасында крестьян (фермер) хуҗалыклары базасында гаилә терлекчелек фермаларын үстерү» ведомство программасында катнашу өчен крестьян (фермер) хуҗалыкларын өстәмә конкурс нигезендә сайлап алуны уздыру турында игълан итә.
             
Гаризалар һәм документлар Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек Министрлыгы тарафыннан түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Казан шәһәре, Федосеевская ур., 36 йорт, 3 кат, 309 кабинет. Документлар һәм гаризалар 2019 елның 23 октябреннән 21 ноябренә кадәр кабул ителә. Кабул итү эш көннәрендә 9.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр башкарыла.
             
Грант бирү тәртибе һәм документлар тапшыру турында мәгълүмат Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек  Министрлыгының http://agro.tatarstan.ru/  рәсми сайтында урнаштырылган,  мәгълүмат-телекоммуникация «Интернет» челтәрендә, «Фермерларга, авыл хуҗалыгы кооперативаларына  һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларга  грантлар һәм субсидияләр» бүлегендә, алга таба  –«Россия Федерациясе бюджеты белән брлектә  гаилә фермалары  ярдәм итү» бүлекчәсендә.

Элемтә өчен телефоннар: 8 (843) 2217653, факс 8(843) 2217654, (55).

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International