Бүген «Югары Ослан муниципаль районының Мәгариф бүлеге» МКУ җитәкчесе Вилен Касыймов мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрде.
Киңәшмәдә түбәндәге мәсьәләләр каралды:
- белем бирү учреждениеләрендә методик көн үткәрү нәтиҗәләре турында;
- дәресләргә йөрешне һәм температура режимын көндәлек контрольдә тоту турында;
- 2019 елда педагогик кадрларны аттестацияләү турында;
- Бөтенроссия олимпиадаларының мәктәп этабын үткәрүнең барышы турында;
- гомуми белем бирү учреждениеләрендә терроризм һәм экстремизмга каршы тору буенча профилактик эш торышы һәм аны камилләштерү чаралары турында;
- салым түләүләрен түләү турында.
Җитәкчеләр йөкләмәләр үтәлү вакыты белән киңәшмә беркетмәсен имзаладылар.