Автомобильчеләр көне белән

2019 елның 27 октябре, якшәмбе

Хөрмәтле автомобиль транспорты хезмәткәрләре һәм ветераннары!
 
 Бу бәйрәм һөнәр ияләрен һәм һәвәскәрләрне берләштерә. Без барыбыз да бер юлда, димәк, һәрберебез җаваплы  булырга тиеш.

Бүген котлау сүзләре-иң беренче чиратта үз һөнәре буенча машина йөртү эшен сайлаучылар адресына. Иң изге теләкләр - күп еллар дәвамында бер генә авариягә дә юл куймаган тармак ветераннарына, чын осталарга!  Шоферларга, механикларга, диспетчерларга, автосервисларның җитәкчеләренә һәм персоналына чын күңелдән рәхмәт белдерәм.

Барыгызга да сәламәтлек, бәхет, иминлек, алга таба да уңышлы эш һәм аварияләрсез йөрүегезне телим!

Югары Ослан муниципаль районы Башлыгы М. Г. Зиатдинов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International