Алдан тавыш бирү турында

2019 елның 28 октябре, дүшәмбе

2019 елның 17 ноябрендә Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районы Югары Ослан авыл җирлеге территориясендә яшәүче гражданнарның үзара салымын кертү мәсьәләсе буенча җирле референдум узачак

ХӨРМӘТЛЕ САЙЛАУЧЫЛАР, ЮГАРЫ ОСЛАН АВЫЛ ҖИРЛЕГЕНДӘ ЯШӘҮЧЕЛӘР!

Әгәр 2019 елның 17 ноябрендә гражданнарның үзара салымын кертү мәсьәләсе буенча җирле референдумда тавыш бирү көнендә сез җитди сәбәп аркасында (командировка, ял, хезмәт яки уку эшчәнлеге режимы, сәламәтлек торышы һ. б.) яшәү урыны буенча булмасагыз һәм сезнең сайлау участогына килә алмасагыз, алдан тавыш бирә аласыз:

- 6-12 ноябрьдә территориаль сайлау комиссиясе бинасында;

- 13-16 ноябрь көннәрендә-участок сайлау комиссиясе бинасында, анда сез сайлаучылар исемлегенә кертелдегез.
Үзең белән паспорт яки аны алыштыручы документ булырга тиеш.

Территориаль сайлау комиссиясе адресы:

Югары Ослан авылы, Чехов ур., 18 йорт (Администрация бинасы), элемтә өчен телефоннар: 8(84379) 2-12-65, 2-12-61

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International