Архив хәбәрләре

2019 елның 28 октябре, дүшәмбе

2019 елның язында «Волжская новь» газетасы редакциясе белән берлектә «Минем шәҗәрәм» дигән генеалогик тикшеренүләрнең район конкурсы игълан ителгән иде. Әлеге конкурска 11 эш керде. «Салават күпере» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр дә актив катнашты. Алар әти-әниләре белән бергә үзләренең әби-бабаларының, туганнарның фотосурәтләрен һәм фамилияләрен җыйганнар.

Бәйгедә Матюшино мәктәбенең 11   сыйныф укучысы Закиров Фердинанд җиңүче булды, ул ата-бабалар турында фәнни хезмәт, Мәскәү һәм Казан музей документларын, хәрби комиссариаттан, гаилә архивыннан бик күп фотографияләр һәм документлар тәкъдим итте.

Икенче урынны Татар Борнашы мәктәбенең 11 сыйныф укучылары Бурукина Анна һәм Бурукина Дарья яулады. Үзләренең тикшеренү эшендә алар Бурукиннар нәселе вәкилләре турында сөйләүче язма чыганакларны анализладылар һәм гаилә архивларыннан бик күп фото һәм документлар җыйдылар.
     
Өченче урынны Югары Ослан мәктәбенең 4   сыйныф укучысы Макаренко Тимур алды, ул үзенең шәҗәрә агачында 250 якын туганын җыйды.
     
Барлык катнашучыларга да дипломнар, ә җиңүчеләргә акчалата премияләр тапшырылды. Җиңүчеләрнең эшләре республика конкурсына җибәрелде, анда алар катнашучы сертификатларын алды.
   
Барыгызны да «Минем шәҗәрәм - 2020» конкурсында катнашырга чакырабыз, чөнки бу-үз нәселем һәм ата-бабаларым турында мәгълүмат җыю өчен яхшы мөмкинлек.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International