Югары Ослан муниципаль районы Советының бюджет-финанс мәсьәләләре буенча даими комиссиясе утырышы

2019 елның 28 октябре, дүшәмбе

Бүген район Советы бинасында Югары Ослан муниципаль районы Советының бюджет-финанс мәсьәләләре буенча даими комиссиясе утырышы узды.

Көн тәртибенә 3 мәсьәлә кертелгән иде:

1.    Югары Ослан муниципаль районы Советының 2018 елның 14 декабрендә кабул ителгән №39-442 «Югары Ослан муниципаль районының 2019 елга һәм 2020, 2021 елларның планлы чорына бюджеты турында» карарына үзгәрешләр кертү турында;
2.    Югары Ослан муниципаль районының 2019 елның 9 аенда бюджет үтәлеше турында;
3.  Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районында бюджет төзелеше һәм бюджет процессы турындагы нигезләмәне раслау хакында;

Югары Ослан муниципаль районының Финанс-бюджет палатасы рәисе Елена Колесова комиссия әгъзаларына әлеге карар проектларын тәкъдим итте.

Комиссия әгъзалары докладчыны хупладылар һәм карар проектларын район Советы утырышында карауга чыгарырга тәкъдим иттеләр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International