Бүген район Советы бинасында Югары Ослан муниципаль районы Советының законлылык, хокук тәртибе һәм регламент буенча даими комиссиясе утырышы булды.
Көн тәртибенә 1 мәсьәлә кертелгән иде:
1. Җирле үзидарәнең үз вәкаләтләрен даими нигездә гамәлгә ашыручы депутатларына, сайланулы вазыйфаи затларына, контроль-хисап палатасы Рәисенә, Югары Ослан муниципаль районы җирле үзидарә органнарының муниципаль хезмәткәрләренә хезмәт өчен түләү чыгымнарын формалаштыру нормативларына үзгәрешләр кертү турында;
Югары Ослан муниципаль районы Советының юридик бүлеге начальнигы Надежда Пичугина комиссия әгъзаларына карар проектын тәкъдим итте.
Комиссия әгъзалары докладчыны хупладылар һәм әлеге проектны район Советы утырышында карауга чыгарырга тәкъдим иттеләр